news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстанда социаль ипотека торагын төзүгә 16,8 млрд сум акча бүлеп бирелә

Быел төзеләчәк торакның гомуми мәйданы 205 мең квадрат метр тәшкил итә.

2020 елда Татарстанда социаль ипотека торагын төзүгә 16,8 млрд сум акча бүлеп бирелә
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). 2020 елда Татарстанда социаль ипотека торагын төзүгә 16,8 млрд сум акча бүлеп биреләчәк. Татарстан Министрлар Кабинетының тиешле карары «Рәсми Татарстан» сайтында чыкты.

«Татарстан гражданнарын торак белән тәэмин итү максатында «Татарстан Республикасында торак төзелешен үстерүгә дәүләт ярдәме турында»гы закон нигезендә программа чараларын 16 750, 964 млн сумнан да ким булмаган күләмдә финанслау», дип билгеләп үтелгән документларда.

Дәүләт ярдәмен сатып алына торган торак өчен беренче һәм агымдагы түләүләр рәвешендә бала туганда, шулай ук социаль ипотека системасында торакка хокукны тормышка ашыручы гаиләдә һәр баланы уллыкка (кызлыкка) алганда бирәчәкләр.

Программа нигезендә Татарстанда 205 мең квадрат метрдан артык торак төзеләчәк. Шул ук вакытта бер квадрат метр өчен инвестиция чыгымнарының уртача бәясе 36,6 мең сумнан артмаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100