news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елда Татарстанда беренче булып туган малайга Булат дип исем кушканнар

Бүген Татарстанның иң яшь кешесен әнисе белән өенә кайтарып җибәрделәр.

2020 елда Татарстанда беренче булып туган малайга Булат дип исем кушканнар
Валерия Белова

(Казан, 4 гыйнвар, «Татар-информ», Валерия Белова). Яңа ел төнендә туган баланы әнисе белән бергә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгеннән чыгардылар. Хөснетдиновлар гаиләсе балага Булат дип исем кушкан.

«Бүген Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә зур бәйрәм. Без Татарстан Республикасының 2020 елда туганберенче гражданинын өенә озатабыз. Бу вакыйга белән котлыйбыз һәм бала табу өчен Республика клиник хастаханәсен сайлавыгыз өчен рәхмәт», — диде хастаханәнең акушер-гинекология хезмәте җитәкчесе Ильмира Галимова.

Табиблар сүзләренчә, бала табу процессы яхшы узган. Булат — Лилия һәм Әнвәр Хөснетдиновларның икенче улы. Лилия сүзләренчә, энесе тугач, өлкән улы 8 яшьлек Кәрим янә Кыш бабайга ышана башлаган.

Яңа елның өч көнендә республика клиник хастаханәсендә барлыгы 58 бала — 31 малай һәм 27 кыз дөньяга аваз салган. Өч гаиләдә игезәк балалар туган.

news_right_1
news_right_2
news_bot