Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елда Татарстанда ату коралын югалтучы кешеләр саны кимегән
Росгвардиянең Татарстан буенча идарәсе белешмәсе буенча, коралны ышанычлы урында сакларга кирәк, югалткан очракта аны җинаятьчеләр кулланырга мөмкин.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Елена Саляхова). 2020 елда Татарстанда яшәүчеләр арасында ату корал югалтучылар саны кимегән. Узган елда корал югалтуның 27, ә быел 17 очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан буенча Росгвардия идарәсендә узган брифингта Казан буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт бирү эшләре бүлеге җитәкчесе Ранис Миңнуллин әйтте.
«Бүген Татарстанда 45 мең чамасы кешенең коралы бар. 2020 елда 30 меңнән артык тикшерү уздырылды, хезмәткәрләр коралның кайда һәм ничек саклануын тикшерде», — дип сөйләде Ранис Миңнуллин.
Моннан тыш, рейдлар барышында Росгвардия хезмәткәрләре кешенең коралга тиешле документлары, шул исәптән аңа рөхсәте булу-булмавын да тикшерде.
«Корал хуҗаның яшәгән урынында гына сакланырга тиеш. Өйдә һичшиксез коралны саклау өчен урын булдырырга кирәк, ул балалар ала алмаслык урында, мәсәлән, сейфта сакланырга тиеш. Ә патроннарны коралдан аерым сакларга кирәк», — диде Миңнуллин.
Корал саклау кагыйдәләрен бозган кешеләргә штраф салына.
Ведомство вәкилләре Татарстан халкына Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан уяу булырга — коралны ышанычлы урында сакларга, урамда йөргәндә, бигрәк тә исерек булганда аны үзең белән алмаска өнди. Коралны югалткан очракта, аны җинаятьчеләр кулланырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз