news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстанда социаль юнәлешле илле программа гамәлгә ашырылачак

Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

2020 елда Татарстанда социаль юнәлешле илле программа гамәлгә ашырылачак
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында яңа 2020 елда 50 социаль юнәлешле программа гамәлгә ашырылачак. Республиканың төзелеш тармагы эшчәнлеге турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин сөйләде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Республикда торакны гамәлгә кертүне тәэмин итүгә 4 программа юнәлдерелә, болар — социаль ипотека, күп фатирлы йортлар, индивидуаль торак төзелеше һәм аренда торагы төзү программалары. 2019 елда 2 млн. 675,5 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган. Казан, Чаллы шәһәрләре, Питрәч, Яшел Үзән, Лаеш, Биектау, Әлмәт, Тукай, Арча һәм Кукмара районнары билгеләнгән планны арттырып үтәгәннәр.

Бүгенгә «Торак һәм шәһәр тирәлеге» программасы буенча Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, муниципаль берәмлекләр белән берлектә, 2020 елга 2 млн. 979 мең кв. метр күләмдә торак төзелеше буенча программаларны формалаштыру эшен алып бара. Бу үткән елдагыдан 304 мең кв. метрга артык.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының (ДТФ) 2020 елга инвестицион программасын гамәлгә ашыру буенча — 205,0 мең кв. метр торак тапшыру карала, бу 77 йорт. Җир кишәрлекләре барлык объектларга да рәсмиләштерелгән. Төзелешкә 75 рөхсәт бирелгән, 75 объект проект-смета документациясе белән тәэмин ителгән.

2020 елда күп фатирлы инвестицион торак төзелеше нигездә (65%) иске кагыйдәләр Россия Федерациясе Хөкүмәтенең № 480 карары буенча алып барылачак (өлешләп торак төзүчеләр акчаларын җәлеп итеп). Быел 10 гыйнварга 60 төзелеш алып баручы 1 млн. 283,4 мең кв. м мәйданлы 126 күп фатирлы йорт төзелешен гамәлгә ашыра. 35 йорт әзер диярлек; 59 йорт уртача әзерлектә; 32 йортта эшләр күп әле.

Республикада ел саен 1 млн. кв. м. индивидуаль торак гамәлгә кертелә. 2020 елда барлыгы 721 гаиләне торак белән тәэмин итү карала, 1 млрд 189,2 млн. сум күләмендә. 2020 елда күп фатирлы йортлар капремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында гомуми мәйданы 4,5 млн. кв. метр булган 788 күп фатирлы йортны ремонтлау планлаштырыла. Программада 40 район катнаша (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре).


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100