news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы ун фильм төшерүгә акчалата ярдәм күрсәтәчәк

Әлеге фильмнар арасында уен, документаль һәм анимацион картиналар бар.

2020 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы ун фильм төшерүгә акчалата ярдәм күрсәтәчәк
mincult.tatarstan.ru

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). 2020 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы ун документаль, уен һәм анимацион фильм төшерү өчен 7,7 миллион сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«2020 елның икенче кварталында субсидия бирү өчен гаризалар җыю һәм кино төшерүчеләрне билгеләү күздә тотыла», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Татарстан геройлары, хәрби-патриотик клублар һәм хәрәкәтләр, хәрби частьләр һәм кораблар, татар халкының Санкт-Петербург шәһәрен төзүгә керткән өлеше, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган тулы метражлы документаль фильмнар төшерү өчен 500әр мең сум акча бүлеп биреләчәк.

Татарстанлыларның иҗтимагый тормышына өлеш керткән субкультура вәкилләре турындагы кыска метражлы документаль фильмнар өчен дә 500 мең сум каралган. Республикада яшәүче халыклар арасында татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән картина һәм танылган татар эшлеклеләренә багышланган фильмга 350шәр мең сум акча бүленәчәк.

Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән тулы метражлы уен фильмы 2 миллион сумга исәп тота ала.

Авыл тормышын һәм яшьләр арасында хуҗалык итүнең кооператив форматын популярлаштыра торган кыска метражлы уен фильмы һәм әхлаклылык тәрбияләүгә юнәлдерелгән балалар киносына 1әр миллион сум акча каралган.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән анимацион картинага 1 миллион сум юнәлдереләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100