news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстан «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру өчен 137 млн сум алачак

Акча авыл мәдәният йортлары төзелешенә, модель китапханәләр булдыруга, балалар һәм курчак театрларын реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонтлауга тотылачак.

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). 2020 елда Татарстан Республикасы «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыру өчен 137 млн сум алачак. Бу хакта РФ Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

«Быел Татарстан Республикасы федераль бюджеттан 500 млн сумнан артык акча алачак, шул исәптән 137 млн сумы — «Мәдәният» милли проекты кысаларында», — дип белдерде РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова Иннополиста Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында.

Бу акчалар авыл мәдәният йортларын төзүгә, модель китапханәләр булдыруга, балалар һәм курчак театрларын реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонтлауга, белем бирү учреждениеләрен музыка инструментлары, җиһазлар һәм уку материаллары белән тәэмин итүгә тотылачак, диде ул.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, Татарстан гадәттәгечә барлык тармак күрсәткечләре буенча диярлек лидерлар рәтенә керә.

«Мәдәни объектларга йөрүне аеруча билгеләп үтәм - бу күрсәткеч «Мәдәният» милли проектында максатчан күрсәткечләрнең берсе булып тора. 2019 буенча фактик нәтиҗә 28,4 млн кешегә җитте, план 4 процентка арттырып үтәлгән. Бу ил буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе», - дип өстәде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100