news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстан банклары үзмәшгульләргә кредит бирә башлаячак

Хәзерге вакытта кредит продуктын үзмәшгульләр өчен кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү өчен банкларга тәкъдим итәләр.

2020 елда Татарстан банклары үзмәшгульләргә кредит бирә башлаячак
архив

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Быел Татарстан банклары үзмәшгульләргә субсидияләнгән процент ставкалары белән кредит бирә башлаячак. ТР Икътисад министрлыгының кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү институтларын үстерү бүлеге башлыгы Артур Гайнов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү корпорациясе, Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү Банкы һәм РФ Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә, үзмәшгульләр өчен махсус кредит продукты әзерләде.

Хәзер кредит продуктын үзмәшгульләр өчен файдалы кредитлар буенча процент ставкасын субсидияләү өчен банкларга тәкъдим итәләр. Бу әле яңа әйбер, бүген банклардан кире реакция көтәбез, хәзер үзмәшгульләр өчен кредит продуктлары барлыкка килә башлар дип уйлыйм», - диде спикер.

Артур Гайнов билгеләп үткәнчә, дүрт сынау төбәге арасында бары тик Татарстанда гына Ак Барс Банкында үзмәшгульләр өчен махсус иминият продукты бар.

«Бу бик тә файдалы һәм Татарстан өчен зур өстенлек һәм бик яхшы адым», - дип искәртте ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100