news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Татарстан 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашты

Үткән ел республикада социаль-икътисади шартларны яхшыртуга юнәлтелгән барлыгы 50 федераль проект тормышка ашырылды.

2020 елда Татарстан 11 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнашты
Михаил Захаров/архив

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Үткән ел Татарстан 11 илкүләм проект кысаларында 50 федераль проектны гамәлгә ашыруда катнашты.

Илкүләм проектларны тормышка ашыру исәбенә 2020 елда Татарстан районнарында мәктәпләрдә алты спортзал ремонтланды, тугыз спорт объекты һәм дүрт футбол кыры төзелде. Шулай ук Арча районындагы психоневрология интернатының 97 урынга исәпләнгән яңа торак корпусы сафка бастырылды.

Түбән Камада күнекмәләр үткәрә торган футбол манежы, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә универсаль спорт залы, Казанның «Тасма» стадионында җиңел атлетика өчен йөгерү юллары да илкүләм проект кысаларында төзелде һәм ГТО нормаларын тапшыру өчен тугыз мәйданчык махсус җиһазлар белән тәэмин ителде. Шулай ук үткән ел дәвамында Казанда дүрт мәктәп һәм 12 балалар бакчасы кулланышка тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100