Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елда табибларга яман шеш авыруын ачыклаган өчен премия түләнәчәк
Кайбер төбәкләрдә мондый премияләр түли башлаганнар.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе елдан медицина хезмәткәрләре өчен яман шешне профилактик тикшерү яки диспансеризация үткәргәндә беренче тапкыр ачыклаган һәр очрак өчен стимуллаштыру түләүләре каралган. Бу программага Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетыннан 1,2 млрд сум бүлеп бирелә. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итә.
Бу түләү 1 мең сум тәшкил итәчәк — 500 сум табибка һәм 500 сум диагностика уздырган белгечкә.
Башкортстанда табибларга быелның июль аеннан яңа программа буенча түли башлаганнар. Башлангыч стадиядә ачыкланган һәр яман шеш очрагы өчен түләүләр 5 750 сум тәшкил иткән. Хәзер шул ук алым бөтен илгә таралачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз