news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елда социаль пенсия һәм бюджеттагыларның хезмәт хакы индексацияләнәчәк

Социаль пенсия 7 процентка, иминият пенсиясе 6,6 процентка, бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы 3,8 процентка индексацияләнәчәк.

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”). Киләсе елда Россия Министрлар Кабинеты социаль пенсияләрне 7 процентка, иминият пенсияләрен 6,6 процентка, бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын 3,8 процентка индексацияләргә планлаштыра. Бу хакта Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Татьяна Голиковага сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

“Агымдагы елда иминият пенсияләре 7,05 процентка индексацияләнде. Бу 2018 елгы инфляция күләменнән (4,3 процент) артыграк булды”, - диде Татьяна Голикова социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча Россия комиссиясе утырышында.

Спикер киләсе елда нинди алым кулланылачагын да әйтте. 2020 елда индексация нәтиҗәсендә уртача пенсия күләме якынча 15 мең булачак.

  • Социаль пенсияләр эшкә яраксыз гражданнарга түләнә. Алар нинди дә булса сәбәп белән иминият пенсиясе алырга хокуклы түгел.

Шулай ук Россия вице-премьеры 2020 елда бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 3,8 процентка индексацияләнәчәген дә әйтте, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot