Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елда «Рухият» бастырган китаплар видеопрезентация форматында тәкъдим ителде
1998 елдан бирле «Татнефть»нең хәйрия фонды үз китапларын авторларны, редакторларны һәм китапларга катнашы булган һәркемне чакырып бәйрәм кичәсе ясый иде.
(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2020 елда «Рухият» программасы буенча басылган китаплар видеопрезентация форматында тәкъдим ителде. Бу хакта «Девон» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
1998 елдан бирле «Татнефть»нең хәйрия фонды үз китапларын авторларны, редакторларны һәм китапларга катнашы булган һәркемне чакырып бәйрәм кичәсе ясый иде. Кичә программасына автограф-сессия һәм әдәби-музыкаль композиция керә.
Быел үзенчәлекле шартлар форматны үзгәртүгә этәргән — китаплар дистанцион тәкъдим ителергә булган. Нәтиҗәдә 1,5 сәгатьлек отчет фильмы әзерләнеп интернетка урнаштырылган.
Видеопрезентациягә 8 басма һәм 3 аудиокитап кергән. Видеофильм Әлмәт театры артистлары белән бергәләп эшләнгән. Алып баручылар буларак театрның яшь артистлары Рамазан Йосыпов һәм Илүзә Нәбиуллина чыгыш ясаган. Режиссер — Әлмәт театры режиссеры Ильяс Гәрәев.
«Рухият» программасы кысаларында чыгарылган китаплар арасында Рәфыйк Әмирханов һәм Илдус Габдуллинның «Нефтепромышленник Надыр Уразметов и нефть Татарстана» фәнни-популяр китабы, Рәшит Әхмәтҗанов, Лена Шагыйрьҗанның шигырьләр җыентыгы бар.
Сарманнан Әзһәр Габиди, Әлмәттән Нур Сибгатуллин, Чаллыдан Вера Хәмидуллина һәм Сирень Якупова, Түбән Камадан Фәтхулла Абдуллин, Мөслимнән Роза Хәбибуллина, Нурлаттан Илдус Диндаров китаплары да «Рухият» программасы буенча чыккан.
- Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасы да “Рухият” программасы тарафыннан видеоролик форматында эшләнгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз