news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елда Россиядә рекордлы санда никах килешүләре теркәлгән

11 ай эчендә 119 мең килешү рәсмиләштерелгән.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Быел Россиядә рекордлы санда никах килешүләре теркәлгән. Федераль нотариаль палатаның матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

«Никах килешүе – гаиләдә милеккә бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә һәм бәхәсләргә юл куймаска сәләтле мөһим алым ул», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Инде ноябрь аенда ук төзелгән килешүләр саны узган елгы күрсәткечтән 9 процентка артып киткән. Әйтик, 2019 елда Россиядә 110 меңгә якын никах килешүе теркәлгән, 2020 елның 16 ноябренә исә аларның саны 119 меңгә җиткән.

Россиянең никах килешүләрен иң күп рәсмиләштергән төбәкләре арасында Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Краснодар крае һәм Татарстан бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot