news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Россиядә эшсезлек күрсәткечләре быелгы дәрәҗәдә сакланачак

Россия компанияләренең һәр унынчысы диярлек киләсе елда хезмәткәрләр штатын кыскартырга ниятли.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта хезмәт базарының хәле тотрыклы, 2020 елда эшсезлек күрсәткечләре агымдагы дәрәҗәдә сакланачак. Бу хакта ТАСС агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Ведомствода искәртеп үтүләренчә, эш бирүчеләр мәшгульлек хезмәте органнарына 1,7 миллион вакансия хакында белдергән.

«Оператив мониторинг мәгълүматларыннан күренгәнчә, мәшгульлек хезмәте органнарында теркәлгән эшсез гражданнар саны 2019 елның 1 октябренә 662,2 мең кеше, шул ук датага теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,9 процент тәшкил иткән», - диелә матбугат хәбәрендә.

Моңа кадәр эш һәм хезмәткәрләр эзләү буенча HeadHunter сервисы Россия компанияләренең 150гә якын вәкиле арасында сораштыру үткәргән. Аның нигезендә аларның һәр унынчысы диярлек киләсе елда хезмәткәрләр штатын кыскартырга ниятли.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100