news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда “Кече шәһәр театрлары” программасына 670 млн сум акча бүленәчәк

Татарстанда “Кече шәһәр театрлары” программасына Әлмәт, Түбән Кама, Буа, Минзәлә, Әтнә, Бөгелмә дәүләт театрлары катнаша.

2020 елда “Кече шәһәр театрлары” программасына 670 млн сум акча бүленәчәк
Рамиль Гали/архив

(Казан, 9 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). 2020 елда “Кече шәһәр театрлары” программасы нигезендә Россия шәһәрләре театрларына гомуми суммасы 670 млн сум күләмендә акча бүлеп биреләчәк. Бу хакта РФ Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Субсидия Россиянең 61 субъектына бүленә. Акчалар спектакльләр куярга һәм театрның матди-техник базасын яхшыртуга тотыла.

Шулай ук “Театр балаларга” программасы кысаларында Яшь тамашачы театрларына һәм Курчак театрларына барлыгы 665 млн сум акча бүленәчәк. Акчалар иҗади проектлар һәм техник җиһазлар өчен тәгаенләнгән.

Субсидияләрне билгеләү өчен субъектларның гаризалары РФ Мәдәният министрлыгы тарафыннан сентябрь аенда каралачак.

2019 елда әлеге программалар кысаларында Россиянең 18 регионының 154 театры федераль бюджеттан грант алган. РФ Мәдәният министрлыгы үз хәбәрендә Түбән Кама татар дәүләт театрының 30 еллыгы юбилее елында 6,5 млн сум субсидия алуын билгеләп уза. Акчаларның өчтән бере ике спектакль чыгаруга тотылса, 4 млн сумга театр автобус сатып алганнар.

  • Татарстанда “Кече шәһәр театрлары” программасына Әлмәт, Түбән Кама, Буа, Минзәлә, Әтнә, Бөгелмә дәүләт театрлары катнаша. “Театр балаларга” программасына Кариев театры, Казан ТЮЗы, Чаллы курчак театры һәм “Әкият” курчак театры катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100