Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2020 елда Казанда ике юлда тизлекне сәгатенә 80 километрга кадәр арттырырга уйлыйлар
Горький шоссесы һәм Мамадыш тракты участокларында тизлек режимын арттыру планлаштырыла.
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). 2020 елда Казанда Мамадыш трактында һәм Горький шоссесында тизлекне сәгатенә 80 километрга кадәр арттырырга планлаштыралар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов хәбәр итте.
Рөхсәт ителгән тизлекне арттыру мәсьәләсе мартта каралачак.
«Мамадыш трактында тизйөрешле режимны арттыру мөмкинлеген Константиновка бистәсеннән М7 трассасына кадәр юл участогында карыйбыз. Мисал өчен, Горький шоссесында Нараттан «Олимпиец» спорт комплексына кадәр, — дип ачыклык кертте Габдрахманов.
Рөхсәт ителгән тизлекне арттыру алдыннан ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларның әлеге участокларын тикшерәчәк — анда һичшиксез бүлү киртәләре, җәяүлеләр кичүләре һәм юл чатлары аз булырга тиеш, дип өстәде ул.
«Ләкин бу сәгатенә 80 километр тизлек белән хәрәкәт итү рөхсәт ителсә, сәгатенә 100 километр тизлек белән йөрергә мөмкин дигән сүз түгел», — дип кисәтте Ленар Габдрахманов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз