news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елда Казан Халыкара Студентлар язын кабул итәчәк

Казанга бөтен дөньядан иң яхшы студент оешмалары вәкилләре җыелачак.

(Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Киләсе елда Татарстан башкаласы «БРИКС һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре Студентлар язы» халыкара фестивален кабул итәчәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ставропольдә өченче Халыкара Студентлар язын ябу тантанасында Россия яшьләр берлеге рәисе Павел Красноруцкий кайсы шәһәрләрнең федераль һәм Россия дәрәҗәсендәге фестиваль финалларын кабул итәчәге хакында сөйләде.

Фестиваль Ростов-Донда һәм Иркутскида, ә БРИКС һәм Шанхай хезмәттәшлек оешмасы илләре Студентлар язы Татарстан башкаласында узачак. Казанга бөтен дөньядан иң яхшы студент оешмалары вәкилләре җыелачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot