news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елда хезмәт стажы турындагы кәгазь документлар гамәлдән чыгарга мөмкин

Кәгазь документлар урынына электрон документ әйләнеше булачак.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Россиялеләргә 2020 елдан дәүләт хезмәтләре алганда хезмәт стажын кәгазь документлар белән расларга кирәк булмаячак. Бу турыда РФ вице-премьеры Татьяна Голикова әйтте, дип яза РИА Новости.

«Төзәтмәләр киләсе ел башыннан хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турындагы документларны кәгазьдә тапшыру өчен мәҗбүри булган исемлектән төшереп калдырырга тәкъдим ителә. Хәзер гражданнарга дәүләт хезмәтләре күрсәтүне сорап кәгазьдә документлар тапшырырга туры килмәячәк, бу электрон документ әйләнеше булачак», - диде Татьяна Голикова.

news_right_1
news_right_2
news_bot