news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 елда Әгерҗе районында “Гырон быдтон“ бәйрәме узачак

Әгерҗелеләр удмуртларның традицион бәйрәмен уздыруны мамадышлылардан кабул итеп алды.

(Әгерҗе, 3 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). 2020 елда Әгерҗе районында удмуртларның традицион бәйрәме “Гырон быдтон“ узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әгерҗелеләр “Гырон быдтон“ бәйрәме уздыруны мамадышлылардан  кабул итеп алды.

Мамадыш районы Пойкино авылында узган быелгы бәйрәмдә Варкләд-Бодьяның “Инвис“ ансамбле дә катнашып, дәртле җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Варкләд-Бодья клубының сәнгать җитәкчесе Алина Пислегова “Чеберина“ (“Чибәркәй“) бәйгесендә җиңү яулады.

news_right_1
news_right_2
news_bot