news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда Федераль Сабан туе узачак кала билгеле булды

Ул әлеге шәһәрдә беренче тапкыр үткәреләчәк.

(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 2020 елда Федераль Сабан туе узачак кала билгеле булды. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә Татарстан Мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, бөтен дөнья татар оешмалары вәкилләрен, бөтен татар милләтен берләштергән Федераль Сабан туе Казанда узачак. Республика башкаласында ул тәүге тапкыр үткәреләчәк.

Мәгълүм булганча, узган ел Федераль Сабан туе Красноярскта, быел Түбән Новгородта үтте. Киләсе елда милли бәйрәмне оештыру хокукы Әстерханга бирелде. 2018 елда аны Санкт-Петербург шәһәрендә бәйрәм итәчәкләр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100