Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2020 елда Башкортстанда Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулуын билгеләп үтәчәкләр
Республика Хөкүмәтенә юбилей чаралары планын әзерләргә һәм расларга йөкләмә бирелгән.
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров шагыйрь, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү турындагы указны имзалады. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Юбилей чаралары 2020 елда узачак, дип искәрттеләр төбәк Башлыгының матбугат хезмәтендә.
Республика Хөкүмәтенә юбилей чаралары планын әзерләргә һәм расларга йөкләмә бирелгән.
Шәехзадә Бабичның тууына 125 ел тулуны бәйрәм итү өчен акча республика бюджетыннан, шулай ук бюджеттан тыш чыганаклардан бүленәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз