news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 елда ана капиталының күләме 470 мең сумга җитәчәк

Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов сүзләренчә, ана капиталы 2016 елдан соң беренче тапкыр 2020 елда гына индексацияләнәчәк.

2020 елда ана капиталының күләме 470 мең сумга җитәчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Ана капиталы 2016 елдан соң беренче тапкыр 2020 елда индексацияләнеп, аның күләме 470 мең сумга җитәчәк. Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсына шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә ана капиталының күләме 453 мең сум тәшкил итә. 2020 елга ул 17 мең сумга диярлек артып, 470 мең сумга җитәчәк», - диде парламентарий.

Айрат Фәррахов әйтүенчә, 2019 елда ана капиталын индексацияләү күздә тотылмый һәм ул 453 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк.

Ана капиталы яшь гаиләләргә ярдәм чарасы буларак һәм туучылар санын арттыру максатыннан 2007 елда кабул ителде. Ул чагында аның күләме 250 мең сум тәшкил итә иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100