news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2020 ел Башкортстанда Торак пунктлар эстетикасы елы дип игълан ителде

Документ кешеләрнең уңайлы тормышы өчен тиешле шартлар тудыру, Башкортстандагы торак пунктларның эстетик тышкы күренешен формалаштыруга юнәлдерелгән.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров имзалаган Указ нигезендә, 2020 ел Башкортстанда Торак пунктлар эстетикасы елы дип игълан ителде. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Документ кешеләрнең уңайлы тормышы өчен тиешле шартлар тудыру, төзекләндерү дәрәҗәсен арттыру һәм Башкортстандагы торак пунктларның эстетик тышкы күренешен формалаштыруга юнәлдерелгән.

Указ нигезендә, республика Хөкүмәте Торак пунктлар эстетикасы елын үткәрү буенча оештыру комитеты составын һәм чаралар планын расларга, муниципаль район хакимиятләре исә җирле оештыру комитетлары булдырырга, тиешле планнар әзерләргә һәм чаралар үткәрергә тиеш.

Документ буенча, иҗтимагый берләшмәләр алдында җәмгыятьтә төзекләндерү һәм уңайлы яшәү мохите булдыру мәсьәләләренә карата кызыксынуны арттыру бурычы тора.

Моңа кадәр «Башинформ» агентлыгы Радий Хәбировның 2020 ел өчен тематика тәкъдим итүе хакында язып чыккан иде.

«Без елны ниндидер абстракцияләр белән атарга түгел, ә кешеләрнең мәнфәгатьләренә чынлап та җавап бирә торган конкрет, аңлаешлы әйберләргә багышларга тәкъдим итәбез. Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен, аларны нәрсәләр борчуын анализладык. Шәһәр һәм авылларны төзекләндерү, аларда уңайлы мохит булдыру бик тә мөһим», - диде республика Башлыгы. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100