news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2020 ел ахырында Чаллыда аквапарк төзелә башлаячак

Шәһәр мэриясе аквапарк төзү өчен урын сайлаган.

2020 ел ахырында Чаллыда аквапарк төзелә башлаячак
pixabay.com CC0 Creative Commons, Владимир Васильев

(Казан, 1 февраль, «Татар-информ», Адилә Зиатдинова). 2020 ел ахырында Чаллыда аквапарк төзи башлаячаклар. Шәһәр мэриясе инвесторлар сайларга керешкән. Яңа объект Чулпан проспектында төзелеп бетмәгән Спорт сарае җимерекләре урынында төзеләчәк. Бу турыда Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев «Татар-информ»га биргән интервьюсында әйтте.

«Быел инвесторны сайлап алырбыз дип уйлыйм һәм 2020 ел ахырында аквапарк төзелеше башланачак. Үз акчаларына аквапарк төзергә теләүче инвесторлар бар», — диде Наил Мәһдиев.

Шулай ук мэр Чулман проспектында Көрәш сарае һәм ясалма бозлы объектлар төзелеше планлаштырылуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot