Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2019 елның төрки дөнья мәдәни башкаласы исеменә Кыргызстан шәһәрләре дәгъва итә
Россиянең Уфа, Абакан, Кызыл, Якутск, Таулы Алтай шәһәрләре дә төрки дөньяның мәдәни башкаласы исемен йөртәргә лаек, дип белдерде ТӨРЕКСОЙ җитәкчесе.
(Казан, 5 февраль, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). 2019 елның төрки дөнья мәдәни башкаласына Кыргызстан шәһәрләре дәгъва итә. Бу хакта “Татар-информ”га ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасының генераль сәркатибе Дүсән Касеинов хәбәр итте.
Мәгълүм булганча, ТӨРЕКСОЙ оешмасы 2012 елдан башлап, ел саен төрки телле дәүләт һәм төбәкләрдәге борынгы тарихи шәһәрләрнең берсен төрки дөнья башкаласы итеп игълан итә. Шушы узган еллар эчендә Казахстанның – Астана, Төркиянең – Искешәһәр, Татарстанның – Казан, Төрекмәнстанның – Мары, Азәрбайҗанның – Шәке, Казахстанның Төркестан шәһәрләре төрки дөнья башкаласы булган иде. Быел бу дәрәҗәле исемне Төркиянең төньягында, Кара диңгез буенча урнашкан борынгы Кастамону шәһәре күтәрә.
“Без төрки дөнья мәдәниятенә өлеш керткән, әмма исеме әлегәчә зур танылу алмаган кечкенә шәһәрләрне мәдәни башкала итеп игълан итәргә тырышабыз, – дип сөйләде Дүсән Касеинов. – Мәдәни башкала исемен кабул итәргә теләгән илләр һәм шәһәрләр елдан-ел арта. Төркиянең дә быел 5-6 шәһәре гариза тапшырган иде: Кастамону белән беррәттән, Трабзон, Бурса, Адана, Конья шәһәрләре дә төрки дөньяның башкаласы булырга теләде. Әмма без Кастамону шәһәрен сайладык. Аның төрки дөнья мәдәнияте үсешенә керткән өлешен бөтен дөнья белергә лаек”.
Дүсән Касеинов сүзләренчә, 2019 елда мәдәни башкала исемен Кыргызстан кабул итәргә әзерләнә, шулай ук аннан 5-6 шәһәр дәгъва итә. Ел азагына ТӨРЕКСОЙ алар арасыннан берсен сайлаячак.
“Россиядә Казан 2014 елда төрки дөнья башкаласы булган иде. Ә 2016 елның мәдәни башкаласы итеп Башкортстанның Уфа каласы игълан ителергә тиеш иде. Әмма 2015 елда Төркия белән Россия арасындагы сәяси вазгыять катлаулану сәбәпле, бу планнар тормышка ашмады. Әле Молдованың көньягындагы Гагаузия автоном территориаль берәмлеге дә бер тапкыр да мәдәни башкала статусын кабул итмәде. Россиядә исә Саха (Якутия) Республикасының – Якутск, Тыва Республикасының – Кызыл, Хакасия Республикасының – Абакан, Алтай Республикасының – Таулы Алтай һәм башка шәһәрләре дә төрки дөньяның мәдәни башкаласы булырга лаек. Киләчәктә алар да бу статусны күтәрер, Россиядәге күпсанлы төрки халыклар үз мәдәниятен дөньяга танытыр дигән өмет бар”, – диде ТӨРЕКСОЙ генераль сәркатибе.
Мәгълүм булганча, ТӨРЕКСОЙ якын киләчәктә Кастамонуда төрки дөнья башкалалары ассоциациясен төзергә җыена.
“Казахстан тәкъдиме белән Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль ассамблеясы тарафыннан 2013-2022 еллар – Халыкара мәдәниятләрне якынайту унъеллыгы булып игълан ителгән иде. Безнең максат – төрки дөньяның мәдәни башкалалары арасында гына түгел, ә Европаның мәдәни башкалалары һәм Ислам мәдәнияте башкалалары белән дә бәйләнешләр урнаштыру”, – дип ассызыклады Дүсән Касеинов.
Әйтик, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы тарафыннан 2018 елның Ислам мәдәнияте башкаласы итеп Азәрбайҗанның Нахчыван шәһәре игълан ителде. Ел саен Европаның мәдәни башкаласын билгеләү традициясе 1985 елдан башланган. Бу уңайдан быел бу исемне Мальтаның – Валетта һәм Голландиянең Леуварден шәһәрләре күтәрә.
“Төрки дөнья башкаласы чараларына быелның Европа һәм Ислам мәдәнияте башкалалары вәкилләрен дә чакырдык. Без төрле “урамнардан” йөрергә тиеш түгел, без бергә һәм бердәм булырга тиеш. Халыкларны, дәүләтләрне үзара бары тик мәдәниятләр генә таныта һәм якынайта ала”, – дип белдерде Дүсән Касеинов.
Ул шулай ук ТӨРЕКСОЙ Греция, Македония, Румыния, Венгрия, Молдова һ.б. кебек Балкан илләре белән дә мәдәни бәйләнешләрне елдан-ел ныгытуын әйтте. Балкан илләре вәкилләре ел саен төрки дөнья башкаласы булган шәһәрләрнең мәдәни программасында актив катнаша, диде ТӨРЕКСОЙ генераль сәркатибе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз