news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елның беренче дүрт аенда Россиядә аерылышучылар саны кимегән

Росстат аерылышу очраклары иң күп һәм иң аз булган төбәкләрне атады.

2019 елның беренче дүрт аенда Россиядә аерылышучылар саны кимегән
Рамиль Гали/архив

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Быелның беренче дүрт аенда Россиядә 149961 аерылышу очрагы теркәлгән. Бу сан узган ел күрсәткечләреннән 44,5 меңгә азрак. Бу хакта Росстатка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Росстат мәгълүматлары буенча, хисап чорында иң күп аерылышулар Сахалин өлкәсендә (1 мең кешегә 5,1 аерылышу), Карелия Республикасында (4,6) һәм Ненец автоном округында (4,5) теркәлгән.

Аерылышуларның иң аз саны Төньяк Кавказ федераль округы төбәкләрендә күзәтелгән. Мәсәлән, Чечня Республикасында бер мең кешегә 0,6, Ингушетиядә – 0,8, Дагыстанда – 1,1 аерылышу очрагы туры килә.

  • Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Түбән Кама ЗАГСы “Стоп развод” акциясе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100