news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2019 елның 1 июленнән өлешчеләр белән төзелеш турында килешүләр төзү туктатыла

Төзүчеләр акчаны банклар аша гына ала алачак.

(Казан, 7 июнь, “Татар-информ”). Россия Хөкүмәте 2019 елның 1 июленнән гражданнар белән өлешләп төзү турында килешүләр төзүне туктату карарын кабул итте һәм торак төзелешенә акчаны бары банклар аша гына алып булачак, дип җиткергән Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә.

“Без, ниһаять, кешеләрдән акча алмыйча, торак төзелешен заманча ысуллар белән башкарырга тиешбез”, - диде Путин пәнҗешәмбе көнне "туры элемтә"дә, алданган өлешчеләр соравына җавап биргәндә.

Шул ук вакытта президент “әгәр дә без хәзер кешеләрдән акча алуны киметү юнәлешендә кискен адымнар ясасак, ул вакытта берничә проблема белән очрашачакбыз. Бу - кешеләрдә ризасызлыкны күбрәк тудырачак, чөнки башланганны төзеп бетереп булмаячак һәм, тулаем төзелеш күләме кимиячәк”, диде.

“Шуңа күрә 2019 елның 1 июленнән гражданнар белән өлешләп төзү буенча килешүләр төзүне туктату карары кабул ителде һәм торак төзелешенә акчаны бары банклар аша гына алып булачак”, - диде Путин.

Президент белән видеоэлемтә аша аралашкан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев, үз чиратында, законга тиешле төзәтмәләр Дәүләт Думасы тарафыннан 27 июньдә кабул ителергә тиешлеген җиткерде.

Ул яңа механизмның “өлешчеләр акчасын куллануны, әмма шул ук вакытта максималь рәвештә саклауны, бүгенге көндә булган бернинди пирамидалар төземәүне” рөхсәт итүен аңлатты.

“Бу төзелеш базарын чистартырга һәм 120 млн квадрат метрлы торак төзү (елына – ИФ) максатын тормышка ашыра башлауга тотыну мөмкинлеген бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Якушев.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot