news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елга кадәр эшсез калган кешеләр максималь күләмдә пособие алачак

2019 елда эшен югалткан һәм хәзер пенсия яшендә булган кешеләрнең зур күләмдә пособие алу мөмкинлеге бар. Моның өчен аларга гариза язарга кирәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикованың секретариаты хәбәр итә.

2018 елда эшсез калган һәм хәзер пенсия яше алдындагы кешеләр  8 мең сум күләмендә пособие ала. Әмма Россия Конституция суды карары буенча алар максималь күләмдә – 11,2 мең сумга дәгъва итә ала. Бу карар Россия Социаль – хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өчьяклы комиссия утырышында хупланган.

«Эшсезлек буенча пособие 2018 елның 31 декабренә кадәр эшсез дип танылган пенсия яшендәге гражданнарның гаризалары буенча яңадан исәпләнәчәк», диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100