news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2019 елга дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларын финанслау 20 процентка кадәр кыскартылачак

ТАСС мәгълүмат агентлыгына дәүләт бюджеты чыгымнары 20 процентка киметелә - бу иң зур кыскарту.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). 2019 елга дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларын финанслауны 6-20 процентка кадәр киметәчәк, дип хәбәр итә «Ведомости» Россиянең 2017–2019 елларга федераль бюджет проектына сылтама белән.

2019 елга ВГТРК да чыгымнар тугыз процентка – 20,5 млрд сумга кадәр кыскарачак. 2017 елда телерадиокомпания 21 млрд сум, 2018 елда 19,82 млрд сум тирәсе акча алачак.

Чит ил аудиториясен яктыртучы RT телеканалын тотуга дәүләт чыгымнары сигез процентка (16 миллиард сумга кадәр) кадәр кими.

«Россия сегодня» Халыкара мәгълүмат агентлыгы (элеккеге РИА «Новости») 2019 елда бюджеттан быелгыга караганда 12 процентка кимрәк акча алачак, бу 6,1 млрд урынына 5,4 млрд сум дигән сүз.

Дәүләт бюджетыннан иң күп чыгымнар кыскару ТАСС мәгълүмат агентлыкларына булачак – аларга алдагы елларда каралган акчаларның 20 проценты киселәчәк. Быел ул 1,81 миллиард сумлык финансланган булган, 2019 елда агентлык хисабына 1,45 миллиард сум акча бүленәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot