Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2019 елда туристлар яңа салым түләячәк
Сәяхәтчеләрдән яңа салымны Япония, Хорватия, Яңа Зеландия һәм Португалиядә алачаклар.
(Казан, 14 октябрь, “Татар-информ”). 2019 елда берничә популяр ил туристлардан яңа салым алачак. Бу хакта Lonely Planetга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
2019 елның 7 гыйнварыннан туристлардан һәм Япония халкыннан 1000 иен (якынча 600 сум) алыначак. Ул билет бәясенә кертелгән булачак. Түләү ике яшькә кадәрге балаларга һәм илдә тәүлектән артык тормаган транзит пассажирларга кагылмый.
Хорватиядә көнлек турист салымы 8-10 кунга (якынча 20 сумга) арта.
Яңа Зеландия чигендә 35 доллар (2300 сум) алырга планлаштыралар. Бу салымнан Австралия һәм Тын океан утрауларында яшәүчеләр азат ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз