Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2019 елда «Тоталь диктант»та Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре дә катнашты
«Тоталь диктант» акциясе 13 апрельдә дөньяның 81 илендә узды.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 29 апрель, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда «Тоталь диктант»та катнашучылар саны, 2018 ел белән чагыштырганда, 2 мең кешегә артты – акциядә беренче тапкыр республиканың 43 муниципаль берәмлеге дә катнашты.
Татарстан Республикасында «Тоталь диктант» акциясенең Рус теле укытучылары һәм филологлар республика эксперт советы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе урынбасары Ирина Александровская «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Республикабыздагы барлык муниципаль районнар да «Тоталь диктант» акциясендә катнашты. Әлеге уңайдан Татарстанда 91 мәйданчык (шуларның 27се – Казанда) булдырылды. Без нәтиҗәләрдән канәгать, чөнки узган елда акциядә 4001 кеше катнашкан булса, быел аларның саны 6005кә җитте. Бу – бик зур үсеш. Киләсе елда акциядә катнашучылар саны тагын да артыр дип өметләнәбез», - диде спикер.

Ул шулай ук Россия буенча катнашучылар саны – 9 мең, республикада 2 мең кешегә артуын искәртте. «Без моның белән бик тә горурланабыз», - дип сүзен йомгаклады Александровская.
- «Тоталь диктант» акциясе 13 апрельдә дөньяның 81 илендә узды. Акциядә катнашучыларга язучы, әдәбият белгече, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Павел Басинскийның тексты тәкъдим ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз