news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда торак-коммуналь хезмәтләре тарифларын ике этапта арттырырга ниятлиләр

Киләсе елда Икътисади үсеш министрлыгы НДС күтәрелү йогынтысын йомшартырга ниятли.

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). 2019 елда торак-коммуналь хезмәтләр тарифларын ике этапта арттырырга ниятлиләр. Бу хакта журналистларга Россия икътисади үсеш министры Максим Орешкин сөйләде. Бу турыда ТАСС яза.

«Без ике этапта 4 процент чамасы индексация булыр дип фаразлыйбыз», – дигән ведомство җитәкчесе.

Киләсе елда өстәмә бәягә салым (НДС) 18дән 20 процентка кадәр артачак. Шуны йомшарту өчен, Икътисади үсеш министрлыгы коммуналь ресурсларга тарифларны 1 гыйнвардан өлешләп кенә индексацияләргә тәкъдим итә. Шулай итеп, ТКХ тарифларын гыйнвардан 1,7 процентка һәм аннары июльдән тагын 2,4 процентка арттыру ниятләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100