news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Татарстанда спорт мәйданчыклары һәм чаңгы базалары төзүгә 427 млн сум тотылачак

Киләсе елда республикада 104 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 12 модульле чаңгы базасы төзү күздә тотыла.

2019 елда Татарстанда спорт мәйданчыклары һәм чаңгы базалары төзүгә 427 млн сум тотылачак
Абдул Фархан/архив

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2019 елда Татарстанда универсаль спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары төзү өчен 427 миллион сум акча каралган. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Без барлык программаларны да төгәллибез. Шул ук вакытта киләсе ел программасын әзерлибез. Бүгенге көндә универсаль спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары төзү программасы тулысынча формалаштырылган диярлек. Аңа 427 миллион сум акча юнәлдереләчәк», - диде спикер.

Аның сүзләренчә, киләсе елда 104 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 12 модульле чаңгы базасы төзү күздә тотыла.

«Спорт министрлыгы белән берлектә объектларны капиталь ремонтлау программасын әзерләү белән дә шөгыльләнәбез. Кабул ителгән карарлар бар инде. Әйтик, 2019 елда «Баскет-холл» һ.б. объектлар капиталь төзекләндереләчәк», - дип искәртте Кудряшев.

  • 2013-2017 елларда республикада 791 универсаль спорт мәйданчыгы һәм 11 модульле чаңгы базасы төзелгән. Финанслауның гомуми күләме 1 миллиард 879 миллион сум тәшкил иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100