news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Татарстанда киберҗинаятьләр саны ике тапкыр арткан

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, 2018 елда Интернет аша 4 меңнән артык караклык очрагы теркәлгән, 2019 елда ул 8 меңнән артык.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Саляхова). 2019 елда Татарстанда киберҗинаятьләр саны ике тапкырга диярлек арткан. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министра Артем Хохорин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 2018 елда республикада Интернет аша дүрт меңнән артык караклык очрагы теркәлгән, 2019 елда — 8 меңнән артык.

Ул республикада яшәүчеләр еш кына Интернетта сатып алган вакытта кибермошенниклар кармагына эләгә, дип өстәде. «Шул ук вакытта ике-өч ел элек пенсия һәм өлкән яшьтәге кешеләр алдауга дучар ителгән булса, хәзер исә, яше, һөнәре һәм социаль хәленә карамастан, барлык категориядәге гражданнар җинаять корбаны булды», — дип билгеләп үтте Хохорин.

Моннан тыш, киберҗинаятьчеләрнең социаль челтәрләрдә — «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»да, караклык очрагы популярлаша бара. Аферистлар кулланучыларның аккаунтларын җимереп, дусларына акча сорап хәбәрләр җибәрәләр.

«Безнең халыкның бар нәрсәгә дә ышануы көн саен, уртача алганда, 30га якын кеше алдануга китерә. Атна саен зыян ун миллион сумнан артып китә», — дип билгеләп үтте ведомство башлыгы.

Министр докладыннан соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Эчке эшләр министрлыгына әлеге проблемага аерым игътибар бирергә кушты.

«Гражданнарны электрон һәм банк хезмәтләре, шулай ук Интернет-түләүләр өлкәсендә яклау - Милли иминлек мәсьәләсенең мөһим өлеше. Урлаулар һәм мошенниклык очракларының кискен артуы белән бәйле хәлне интернет аша радикаль рәвештә үзгәртергә кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100