news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Татарстан бюджетының чыгым һәм керемнәре 8,7 миллиард сумга арттырылган

Республика бюджеты дефициты үзгәрешсез кала һәм 4,1 миллиард сум тәшкил итә.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан бюджетының чыгым һәм керемнәре 2019 елда - 8,7 млрд, 2020 елда – 10,1 млрд, 2021 елда 8,5 млрд сумга артачак. Бүген бу хакта республика финанс министры Радик Гайзатуллин ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында хәбәр итте.

2019 елга Татарстан бюджетын 237 млрд сум күләмендә - керем, 241,1 млрд сум чыгым һәм 4,1 млрд сум күләмендә дефицит белән расларга тәкъдим ителгән.

«Бюджет проектын беренче укылышта караганда тәкъдим ителгән бюджет дефициты үзгәрешсез кала. Бу республика дәрәҗәсендә саннарга бернинди үзгәреш кертелмәве, федераль акчалар гына чагылыш табуы хакында сөйли», - диде финанс министры.

Комитет рәисе Леонид Якунин хәбәр иткәнчә, бюджет турындагы закон проектына республика Хөкүмәте, парламент комитетлары, фракцияләр һәм аерым депутатлардан 480 төзәтмә килгән. Аларны караган вакытта төзәтмәләрнең бер өлеше парламентарийлар тарафыннан төшереп калдырылган.

«Кертелгән төзәтмәләр, нигездә, федераль казнадан өстәмә финанслар буенча бюджетка төгәллек кертүгә юнәлдерелгән. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 458 төзәтмә тәкъдим ителгән. Төзәтмәләрнең берничә параметр аша узуын исәпкә алып, аларның гомуми саны 458гә җитә», - диде Гайзатуллин.

Аның сүзләренчә, төзәтмәләрнең беренче блогы илкүләм проектларны республика бюджетыннан да финанслау исәбенә булган чыгымнарга кагыла. Бүгенге көндә барлыгы 12 федераль илкүләм проект хупланган. Алдагы алты елда аларны финанслауның гомуми күләме 28 трлн сумнан артып китә.

Әйтик, төзәтмәләрне исәпкә алган хәлдә, киләсе елда федераль бюджеттан финанслау күләме – 15 млрд, 2020 елда – 10,6 млрд, 2021 елда 8,7 млрд сум тәшкил итәчәк. 2019 елда илкүләм проектларга Татарстан казнасыннан - 5,1 млрд, 2020 елда – 4,7 млрд, 2021 елда 4,4 млрд сум акча юнәлдереләчәк.

«Алдагы блок республика бюджетыннан финанслауны исәпкә алып, федераль казнадан килә торган бюджетара трансфертлар буенча төзәтмәләрне үз эченә ала. Илкүләм проектлардан тыш, алар 2019 елда республика бюджетының керем өлешен 490,8 млн сумга арттыра», - дип искәртте финанс министры.

2019 елда Татарстан федераль бюджеттан 28,8 млрд сум күләмендә бюджетара трансфертлар алачак. Түбән Кама һәм Чаллыда инфраструктура объектлары төзүгә кагылышлы проектларны гамәлгә ашыруга «Моношәһәрләрне үстерү фонды»ннан 169,5 млн сум юнәлдереләчәк.

"2019 елга һәм 2020-2021 елларның план чорына республика бюджеты турында" закон проекты ТР Дәүләт Советы утырышында 18 октябрьдә беренче укылышта кабул ителде. 19 ноябрьгә билгеләнгән ТР Дәүләт Советы утырышында депутатлар закон проектын икенче укылышта караячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100