Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2019 елда Татарстан авылларында яшәүче 180 әни бер тапкыр түләнә торган пособие алган
Бер тапкыр бирелә торган түләүне Татарстан авылларыннан 145 әни - беренче һәм 36 әни гаиләләрендә өченче бала туган өчен алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 10 февраль, «Татар-информ»).2019 елда Татарстан авылларында яшәүче 180 әни бер тапкыр түләнә торган пособие алган. Бу хакта Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Яңа түләү өчен Татарстан авылларыннан беренче баласын тапкан 145 кеше һәм өченче баласы туган 36 хатын-кыз мөрәҗәгать итте инде. Түләү хокукына 2018 елның 1 гыйнварыннан соң беренче бала тапкан хатын — кызлар ия», - диелгән хәбәрдә.
- Авыллардан яшь әниләр өчен бер тапкыр бирелә торган түләүләр турындагы карар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Әгәр беренче баласын тапкан әни 25 яшькә җитмәгән булса, аңа 50 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. 29 яшькә кадәрге авылда яшәүче хатын өченче баласын тапкан икән, аңа түләү күләме 100 мең сум тәшкил итәчәк.
- Социаль ярдәмгә гаризалар яшәү урыны буенча республика матди ярдәм һәм компенсация түләүләре үзәге бүлекләрендә кабул ителә.
2018 елда республикада 2016ы авыл хатын-кызы бала туу белән бәйле бер тапкыр бирелә торган пособие алган. Югары Осланда, Әтнә, Яшел Үзән һәм Апас районнарында беренче бала туу үсеше күбрәк күзәтелә. Өченче бала тапкан хатын-кызлар саны Бөгелмә, Казан һәм Яр Чаллыда, шулай ук Балтач, Кукмара һәм Баулы районнарында арта бара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз