news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда ташламаларга ия булучылар өчен шифаханәгә юллама саны арткан

Республикада шифаханә-курорт дәвалануына чиратта 40450 кеше исәпләнә.

2019 елда ташламаларга ия булучылар өчен шифаханәгә юллама саны арткан
Султан Исхаков

(Казан, 12 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Быел федераль салым хезмәтенең ТР буенча төбәк бүлеге ташламадан файдаланучылар өчен 6807 юллама сатып алган, шул исәптән 1106 юллама инвалид балаларга һәм аларны озата баручыларга биреләчәк. Бу хакта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча җитәкчесе Павел Лоханов «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Кызганычка, бу Федераль салым хезмәте хәл итә торган мәсьәлә түгел. Бу очракта без 178нче Федераль законда салынган механизмны башкарабыз, ул шифаханә-курорт дәвалавына бюджетның ничек формалашуын күрсәтә. Бюджет чиратта торучы федераль ташламачылар хисабына формалаша», - диде ул.

Спикер мәгълүматлары буенча, республикада 330 меңгә якын ташламадан файдаланучы исәпләнә, аларның 113 меңе шифаханә-курортларда дәвалануга хокуклы. Бюджет шифаханә-курортларда дәвалануга гариза биргән кешеләрдән формалаша, ә алар, ел фасылына карап, 40-45 мең кеше чиратта тора.

«178нче Федераль закон нигезендә, акчалата компенсация алудан баш тарткан гражданнар социаль хезмәтләр җыелмасын ала. Ул 1300 сум тирәсе тәшкил итә. 133 сум 10 тиен шифаханә-курорт дәвалавына һәм 124 сум дәвалану урынына бару бәясе өчен компенсациягә тотыла. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы нормативлары буенча, бер урын өчен көнлек бәя - 1247 сум, ә стандарт юллама өлкәннәр өчен 18 көн һәм бала өчен 21 көн тәшкил итә. Бу 43 мең кешенең 133 сумыннан еллык бюджет формалаша, без аны конкурс буенча бүләбез», - дип аңлатты Лоханов.

Дәвалау өчен шифаханәләр аукционнар нигезендә билгеләнә. Бу, нигездә, Татарстан учреждениеләре. Тулаем алганда, ил буенча хәзерге вакытта шифаханә-курортларда дәвалануга 536 мең кеше чиратта тора.

«Гомумән алганда, дәүләт акчасы җитмәү сизелә. Татарстанда хәзер 40450 кеше чиратта тора. Быел 6807 кешене юлламалар белән тәэмин итә алабыз, узган ел 6600гә якын кешегә, ә өченче елда 6500гә якын кешегә юллама биргән идек», — дип йомгак ясады спикер.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100