news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Россиядә агроиминият шәхсиләштерелә

“Дәүләт ярдәме белән агроиминият системасына үзгәрешләр кертү турында”гы 563нче федераль закон Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган.

(Казан, 5 гыйнвар, “Татар-информ”). Россиядә агроиминият шәхсиләштерелә. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Дәүләт ярдәме белән агроиминият системасына үзгәрешләр кертү турында”гы 563нче федераль закон Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган.

2019 елдан башлап, иминият килешүендә әлеге хуҗалыкка яки төбәккә характерлы югалтулар булырга мөмкин булган урыннарны күрсәтергә мөмкин булачак. Шулай иткәндә түбәнлектә урнашкан авыл хуҗалыгы мәйданнарын корылыктан иминиятләштерү кирәкмәячәк. Киресенчә, биредә су басу куркынычын кулланырга була.

“Әлеге законны куллану Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан, Милли агроиминият берлегеннән һәм иминият оешмалары белгечләреннән зур методологик һәм практик эш башкарылуын таләп итә”, диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100