Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2019 елда пилотсыз "КАМАЗ"лар Чаллы юлларына чыгачак
Хәрәкәт вакытында автомобиль кабиналарында профессиональ машина йөртүче-сынаучылар утырачак.
(Казан, 10 гыйнвар, "Татар-информ"). 2019 елда "КАМАЗ" ГАҖнең пилотсыз транспорт чаралары беренче тапкыр Чаллы шәһәренең гомуми файдаланудагы юлларында тәҗрибә эксплуатациясе узачак. Пилотсыз транспорт шулай ук ябык территорияләргә чыгачак. Бу хакта "Ростех" дәүләт корпорациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
Хәрәкәт вакытында автомобиль кабиналарында ашыгыч һәм штаттан тыш хәл килеп чыккан очракта идарәне үз кулына ала торган профессиональ шофер-сынаучылар утырачак.
Чаллы автогигантының пилотсыз транспорты гомуми файдалану юлларына чыгачагы турында "Татар-информ" узган елның ноябрь ахырында хәбәр иткән иде.
Россиядә 1 декабрьдә Мәскәүдә һәм Татарстанда гомуми файдаланудагы юлларда пилотсыз автомобильләрне эксплуатацияләү буенча эксперимент старт алды. Пилотсызлар машиналар "Автоном йөртү" дигәнне аңлата торган махсус "А" билгесе алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз