news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда мөселман бәйрәмнәре билгеле булды

2019 елда Рамазан-шәриф ае 6 майда (дүшәмбе) башланып китәчәк һәм 29 көн дәвам итәчәк.

2019 елда мөселман бәйрәмнәре билгеле булды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 10 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан мөфтияте Милади буенча 2019 елда мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр даталарын игълан итте. Бу турыда Диния әзарәте сайтында хәбәр ителә.

2019 ел Һиҗри буенча 1440 ел уртасы һәм ахыры – 1441 ел башы һәм уртасына туры килә. Һиҗри календарьда унике ай һәм яңа ел Мөхәррәм ае белән башлана. Мөселман айларының башын һәм ахырын билгеләгән вакытта Диния Нәзарәтенең Голәмаләр шурасы Татарстан җирлегенең географик үзенчәлекләренә һәм астрономия фәне мәгълүматларына таяналар.

Шулай итеп, 2019 елда Рамазан-шәриф ае 6 майда (дүшәмбе) башланып китәчәк һәм 29 көн дәвам итәчәк. 4 июнь (сишәмбе) – Ураза бәйрәме. Рамазан аенда ихлас күңелдән кылган дога вә ялвару, тәүбә вә истигъфар кабул кылынуы күп дини чыганакларда әйтелә.

Татарстан мөселманнары өчен тагын бер бөек бәйрәм - Корбан гаете 11 августка (якшәмбе) туры килә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Моннан тыш, Аллаһы Тәгалә, Үзенең ризалыгын алу өчен, изге айлар һәм мөбарәк кичәләрне бар кылган. Бу көннәрдә күпләп догалар, тәүбә-истигъфар кылына, сәдакалар бирелә. 

  • 7 гыйнвар - 1 җөмәдәл-әүвәл
  • 6 февраль - 1 җөмәдәл-ахыр
  • 7 март - 30 җөмәдәл-ахырРәгаиб кичәсе
  • 8 март - 1 раҗәб
  • 2 апрель - 26 раҗәбМигъраҗ кичәсе
  • 6 апрель - 1 шәгъбан
  • 19 апрель - 14 шәгъбанБәраәт кичәсе
  • 6 май - 1 рамазанРамазан ае башлана
  • 31 май - 26 рамазанКадер кичәсе
  • 4 июнь - 1 шәүвәлУраза гаете
  • 4 июль - 1 зөлкагдә
  • 2 август - 1 зөлхиҗҗә
  • 10 август - 9 зөлхиҗҗәГарәфәт көне
  • 11 август - 10 зөлхиҗҗәКорбан гаете
  • 12, 13, 14 август - 11, 12, 13 зөлхиҗҗәТәшрикъ көннәре
  • 31 август - 1 мөхәррәмҺиҗри буенча 1441 ел башлана
  • 9 сентябрь - 10 мөхәррамГашурә көне
  • 30 сентябрь  - 1 сафәр
  • 29 октябрь - 1 рабигыль-әүвәл
  • 8 ноябрь - 11 рабигыль-әүвәлМәүлид ән-Нәби
  • 28 ноябрь - 1 рабигыль-ахыр
  • 27 декабрь - 1 җөмәдәл-әүвәл

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100