news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2019 елда Кырым республикасы Симферополь шәһәрендә яңа мәчет ачылачак

Россия мөселманнары Диния нәзарәте Кырымда яшәүче татарлар белән тыгыз элемтәдә тора.

2019 елда Кырым республикасы Симферополь шәһәрендә яңа мәчет ачылачак
архив tatar-inform

(Казан, 9 гыйнвар, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). 2019 елда Кырым республикасы Симферополь шәһәрендә яңа мәчет ачылачак. Бу хакта Россия мөфтиләр советы рәисе Равил Гайнетдин "Россия 24" каналына биргән интервьюсында әйтте.

Бүгенге көндә Россия мөселманнары Диния нәзарәте Кырымда яшәүче татарлар белән тыгыз элемтәдә тора.

“Без аларга (кырым татарларына - Т.и.иск.) һәрьяклап ярдәм итәбез. Мәсәлән, хаҗ кылу сәфәрен оештыруда булышабыз. Шулай ук үзебезнең ислам уку йортларына аларның имамнарын чакырып, курсларда белем дәрәҗәсен күтәрәбез”, – диде Равил Гайнетдин.

Аның сүзләренчә, Кырымда уздырыла торган дини чараларны оештыруда да Россия Диния нәзарәте зур ярдәм иткән. "Безнең инициатива белән Бахчасарай шәһәрендәге Хан сарае һәм Олы хан мәчете реставрацияләнелә", - диде ул.

  • 2014 елның 18 мартында Кырым ярымутравы Россия Федерациясе составына кушылды. Бүген анда якынча 229 мең кырым татары һәм 42 мең татар яши дип исәпләнелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot