news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Казанның төзекләндерү программасына кертеләчәк җәмәгать киңлекләре билгеле булды

Киләсе елда Кабан күлләре системасы, Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» бульвары һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы территорияне төзекләндерәчәкләр.

2019 елда Казанның төзекләндерү программасына кертеләчәк җәмәгать киңлекләре билгеле булды
Рамиль Гали/архив

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 2019 елда Казанның төзекләндерү программасына кертеләчәк җәмәгать киңлекләре билгеле булды. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Без башланган эшне дәвам итәчәкбез. Болар – Кабан күлләре системасы, Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» бульвары һәм «Казан» Гаилә үзәге янындагы территория. Әлеге территорияләр киләсе ел программасына һичшиксез кертеләчәк», - дип ачыклык кертте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Ул Кабан күлен тәртипкә китерүнең беренче этабы өч ел дәвам итүен һәм быелгы җәйдә төгәлләнүен искәртте. Киләчәктә күлнең әйләнәсендә бердәм җәяүлеләр зонасы булдыру күздә тотыла.

Быел Казанда сигез җәмәгать киңлеге тәртипкә китерелгән. Аларга рекордлы күләмдәге акча – 1,26 миллиард сум сарыф ителгән.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100