news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Казанда дүрт яңа мәктәп төзеләчәк

Татарстан башкаласында 200гә якын яңа объект файдалануга тапшыру күздә тотыла.

2019 елда Казанда дүрт яңа мәктәп төзеләчәк
Александр Эшкинин/архив

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). 2019 елда Казанда дүрт яңа мәктәп үз ишекләрен ачар дип көтелә. Татарстан башкаласы мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр иттеләр.

«Быел дүрт мәктәп сафка бастыру күздә тотыла. Аларның өчесе 2 мең 849 укучыга исәпләнгән. Дүртенче кварталда исә «Салават күпере» торак комплексында 1200 урынлы яңа мәктәп файдалануга тапшырылачак», - дип хәбәр итте Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.

Моннан тыш, 2019 ел дәвамында тагын 200гә якын объект (социаль-иҗтимагый инфраструктура, административ объектлар һ.б.) төзеләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100