Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
2019 елда Казанда бушлай парковка көннәре билгеле булды
Машина йөртүчеләр Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан парковкаларында автомобильләрен бушлай калдыра алачак.
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан хакимияте 2019 елда шәһәр парковкалары бушлай булачак көннәрнең исемлеген бастырып чыгарды. Шул хактагы мәгълүмат Казанның хокукый актлар һәм документлар җыентыгында урнаштырылган.
«2019 елда Казанның автомобиль юлларында урнашкан муниципаль парковкаларда, бәйрәмнәрне башка көннәргә күчерүгә бәйле рәвештә, бәйрәм һәм ял көннәрендә (1 – 8 гыйнвар, 23 февраль, 8-9 март, 1 – 4 май, 9 – 11 май, 12 июнь, 30 август, 4, 6 ноябрь, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре) транспорт чараларын калдыру бушлай булачак», - диелә Казан шәһәре Башкарма комитеты карарында.
Карарда әйтелгәнчә, Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен үткәрү көннәре ТР Президенты указы белән билгеләнә.
Ай башында Казанда муниципаль парковка урыннары саны 2200 берәмлектән артып китте. Парковканың бер сәгате, аның кайда урнашуына карап, 30-100 сум тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз