news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2019 елда Казан марафоны яңа трассада узачак

Йөгереш Үзәк стадионнан башланачак.

(Казан, 2 гыйнвар, “Татар-информ”). 2019 елда Казан марафоны марафон буенча Россия чемпионаты кысаларында яңа трассада узачак. Бу хакта Timerman спорт чаралары сериясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Йөгереш Үзәк стадионнан башланып китәчәк.

Марафон маршруты Казанның истәлекле урыннарыннан һәм төп спорт объектлары яныннан узачак. Трасса Кремль һәм Киров дамбалары, Миллениум күпере аша уза.

2019 ел сезоны Байлар Сабасында 26 гыйнварда башланып китә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot