news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Казан Кремленең чикләренә аныклык кертәчәкләр

ЮНЕСКО һәм Россия Мәдәният министрлыгы версияләре буенча Казан Кремленең чикләре төрле.

2019 елда Казан Кремленең чикләренә аныклык кертәчәкләр
архив/Рамиль Гали

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Быел Татарстан башкаласында Казан Кремленең чикләренә аныклык кертәчәкләр һәм аның әйләнә-тирәсендә буфер зонасы урнаштырачаклар. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«Шунысы кызганыч, бүгенге көндә РФ Мәдәният министрлыгы һәм ЮНЕСКО материалларында Казан Кремленең буфер зонасы чикләрендәге аермалыклар проблемасы бар. Бу исә кабул ителә торган карарларның объективлыгына йогынты ясый. Чөнки әлеге документларда чикләр бер-берсеннән тамырдан аерыла», - дип искәртте Прокофьева.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә Казан Кремлендә төзелеш яки реставрация эшләре алып бару Бөтендөнья мирасы комитеты белән дә, Россия Мәдәният министрлыгы белән дә килештерүне таләп итә.

Республика җитәкчелеге чикләргә аныклык кертергә һәм Казан Кремле ансамбленең буфер зонасын билгеләргә карар кылган.

«Әлеге проблема быел хәл ителер дип өметләнәбез», - диде шәһәрнең баш архитекторы.

Хәзерге вакытта республика Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты әлеге документларны эшләү буенча техник бирем әзерли, дип сүзен йомгаклады докладчы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100