news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Каратун авылында үзара салым акчасы юлларга вак таш түшәүгә тотылачак

Җирлектә һәр кешедән 500 сум җыю күздә тотыла.

(Апас, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Гүзәл Хилавиева). Апас районының Каратун авылы җирлегендә 2019 елда җыелачак үзара салым акчасы каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга, урамнарны яктыртуга, урам юлларын вак таш түшәп яңартуга тотылачак. Бу хакта районның "Йолдыз" газетасы хәбәр итә. 
 
Каратун станциясенең мәдәният йорты каршындагы мәйданда җыр-моң яңгырады, чәй кайнады, коймак пеште. Халык та актив булып тавыш бирергә ашыкты. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин тормыш иптәше Әлфия ханым белән беренчеләрдән булып 906 нчы сайлау участогында тавыш бирде, диелгән әлеге хәбәрдә. 
 
"Җирлек депутатлары, халык белән җыелып сөйләшкәннән соң, үзара салым күләмен 500 сум күләмендә кертеп, җыелган акчаны Каратун авыл җирлегендә каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга, урамнарны яктыртуга, урам юлларын вак таш түшәп яңартуга тотарга дип планлаштырдык", - диде җирлек башлыгы Рамилә Сабирҗанова. 
 
Сайлау участокларында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, халык дружинасы вәкилләре иминлекне тәэмин итә. 
 
 “57 сайлау участогында барлыгы 38 эчке эшләр бүлеге, 57 Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм 114 халык дружинасы әгъзасы беркетелгән. Әлеге вакытка сайлау участокларында тәртип бозу очраклары теркәлмәгән”, - диде полиция башлыгы урынбасары Фәнис Шәрәфуллин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100