news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда гамәлгә керәчәк закон буенча бакчачылык кишәрлегендә торак йорт төзергә ярый

Яңа федераль закон бакчачылык иптәшлекләре белән яшелчәчелек иптәшлекләре арасындагы аерманы да билгели.

(Казан, 6 октябрь, “Татар-информ”). Россиядә 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк яңа закон бакчачыларга үз җир кишәрлегендә йорт төзү хокукын бирә. “Бу закон Татарстанда да бакчалы кешеләргә файдалы булачак, чөнки иске закон аларның хокукын чикли иде”, – дип белдерде РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин “Татар-информ”га.

“Гражданнар үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында” (29.01.2017 елгы) 217нче федераль закон бакчачылык иптәшлекләре белән яшелчәчелек иптәшлекләре арасындагы аерманы да билгели. Хәзер бакчачылык кишәрлекләрендә торак йорт төзергә һәм анда рәсми рәвештә теркәлергә, ягъни пропискага керергә ярый. Ә яшелчәчелек кишәрлекләрендә хуҗалык корылмалары гына төзергә мөмкин, ә йорт төзеп һәм пропискага кереп булмый.

Татарстанда халыкның өчтән бере бакчачылык белән шөгыльләнә. Айрат Хәйруллин китергән мәгълүматлар буенча, республикада гомуми мәйданы 28 мең гектарны тәшкил иткән 376 мең бакчачылык кишәрлеге исәпләнә. Бакчачылык бигрәк тә Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре халкында популяр шөгыль.

Шулай итеп, моңарчы булган “Гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре турында” (15.04.1998 елгы) 66нчы федераль закон 2019 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100