news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә үтәчәк

2019 елда Федераль Сабан туе Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә узарга тиеш иде, бәйрәмнең уздырылу урыны күчерелде.

2019 елда Федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә үтәчәк
Рамиль Гали/архив

(Казан, 31 октябрь, “Татар-информ”). 2019 елда Федераль Сабан туе Новосибирск шәһәрендә үтәчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • 2019 елда Федераль Сабан туе Коми Республикасының Сыктывкар шәһәрендә узарга тиеш иде. Кайбер сәбәпләр аркасында бәйрәмнең уздырылу урыны Новосибирск шәһәренә күчерелде.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников Федераль Сабан туен уздырырга әзер булуларын җиткерде.

Федераль Сабан туе киләсе елның 9 июньдә Новосибирск шәһәрнең яр буенда үтәчәк.



 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100