news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Чаллыда "КАМАЗ музее" төзеләчәк

"КАМАЗ"ның 50 еллыгына генераль дирекция территориясен дә төзекләндерәләр.

(Казан, 2 февраль, “Татар-информ”). 2019 елда – “КАМАЗ”ның 50 еллыгына генераль дирекция территориясен төзекләндерәләр, шулай ук музей төзиячәкләр, дип яза “Вести КАМАЗа”.

Юбилейга әзерлек 2017 елның декабрендә инженер хезмәтләренең төзелеп бетмәгән бинасын сүтүдән башланган. 3 нче блок бина генераль дирекция белән бергә 2000 еллар уртасында сафка бастырылган. Дүрт катлы бинаның каркасын 2018 елның июлендә сүтәргә планлаштыралар. Хәзер бинаның биштән бер өлеше сүтелгән.

“КАМАЗ”ның корпоратив директорының милек белән идарә итү буенча урынбасары Елена Гаврилова сүзләренчә, музей Автозавод проспекты ягында, генераль дирекция каршында урнашачак. Анда завод хезмәткәрләре архивларыннан торган документаль фонд һәм уникаль экспонатлар булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100