news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2019 елда Чаллыда бюджет тармагында эшләүче меңгә якын кеше яңа фатир алачак

Югары әзерлек дәрәҗәсендәге яңа йортлар Автокаланың 63нче микрорайонында урнашкан.

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ»). 2019 елда Чаллыда социаль ипотека программасы буенча төзелгән өч күпкатлы йорт файдалануга тапшырылачак. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Бюджет тармагында эшләүче меңгә якын кеше 63/11, 63/12 һәм 63/15нче күпкатлы йортлардан фатирлар алачак.

«Барлык йортлар да югары әзерлек дәрәҗәсендә», - дип хәбәр итте архитектура, шәһәр төзелеше һәм торак үсеше идарәсе башлыгы Ильмир Исхаков.

Быел 63нче микрорайонда шулай ук 340 урынлы яңа балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак. Чаллыда 3496 гаилә торак шартларын яхшырту өчен чиратта тора. 

news_right_1
news_right_2
news_bot